Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Диләрә Ваһапова: Миңнеханов шәп, Казан — чын-чынлап текә шәһәр — «Ватаным Татарстан»
«Мураками» төркеме солисты Диләрә Ваһапова #айдадомой акциясенә кушылды һәм үз хитларын өйдә калучылар өчен туры эфирда җырлады.
(Казан, 28 март, «Татар-ифнорм», «Ватаным Татарстан»). «Әйдәгез бергә бераз өйдә утырыйк, иркенәеп, җырлар җырларбыз», — дип тәкъдим итте ул тамашачыларга.
Тамашачыларның сорауларына җавап биреп, артистка Татарстанга булган мәхәббәте турында бик эмоциональ итеп сөйләде. «Президент Рөстәм Миңнеханов шәп, Казан — чын-чынлап текә шәһәр! Бәхетле булыгыз, бернигә дә карамастан, позитив булыгыз», — дип мөрәҗәгать итте ул татарстанлыларга.
Диләрә Ваһапова үз тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм тамашачыларга карантинда вакытны гаилә белән аралашу һәм үзлектән белем алу өчен кулланырга киңәш итте. Ул балалар белән вакытын рәхәтләнеп үткәрүен һәм, ниһаять, гардеробны сүтүен сөйләде. Җырчы фикеренчә, барысының да проблемалары була, ләкин вәзгыятькә бераз икенче яктан карасаң, тормыш барыбер кызыклы булачак, диде ул.
Диләрә Вагапова концертының трансляциясен 250 меңгә якын кеше карады. Өч көн эчендә #айдадомой акциясенә «ВКонтакте», «Одноклассники» һәм YouTube социаль челтәрләренең 1,5 млн кулланучысы кушылды.
Өйдә калганнары өчен Салават Фәтхетдинов белән Ришат Төхвәтуллин чыгыш ясаган иде инже. Бүген шундый ук форматта Татарстанның танылган стендап-комигы, Stand Up Club Kazan оештыручысы һәм җитәкчесе, федераль Stand Up шоуы катнашучысы Артур Шамгунов һәм Stand Up Club Kazan резидентлары чыгыш ясаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз