news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

TAT CULT каналында AZAT Sound System төркеменең концерты була

AZAT Sound System — үзенең иҗатында Көнчыгыш һәм Көнбатыш традицияләрен тоташтыручы Казан квинтеты.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген TAT CULT каналында AZAT Sound System төркеменең концерты була. Концерт Ютуб каналында кичке тугызда башлана.

AZAT Sound System — үзенең иҗатында Көнчыгыш һәм Көнбатыш традицияләрен тоташтыручы Казан квинтеты. Аларның музыкасында фьюжн, фанк регги һәм рок бергә очраша. Төркемне оештыручы һәм вокалист Азат Гыйльметдинов төп репертуарны яза. Төркем репертуарында шулай ук үзенчәлекле аранжировкалы халык җырлары да бар.

Төркемнең дебюты 2010 елда «Сотворение мира» фестивалендә булган. Алар Россиянең, БДБның һәм чит илләрнең күп кенә шәһәрләрендщ концертлар куйган. Аларның татар телендәге җырлары Emergenza, «Соседний мир», Papuca-fest фестивалләрендә һәм Клайпедтагы халыкара дҗаз фестивалендә яңгыраган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100