news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе концерт сезонын ача

Тамашачыларга төрле жанрдагы программа тәкъдим ителәчәк.

«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе концерт сезонын ача
«Созвездие-Йолдызлык» матбугат хезмәте

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). «Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе яңа сезонын «Беренче концерт — хыялга ышан» музыкаль программасы белән ача.

«Без бары матур номерлар гына күрсәтеп калмыйбыз. Алар бер төп фикергә үрелгән: хыяллар чынга аша, иң мөһиме, аларга ышанырга кирәк», — дип сөйләде концертның эчтәлеге турында фестивальнең башкарма директоры Наталья Смирнова. Ул билгеләп үткәнчә, тамашачыларга төрле жанрдагы программа тәкъдим ителәчәк.

Арт-резиденция кунаклары агымдагы елның җәендә коллективка җыелган труппа артистларыннан иҗади номерларны бәяли. Концерт программасын «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтендә тәрбияләнүчеләр дә бизәячәк. Алар җыр һәм бию аша дөнья халыкларының матурлыгын һәм төрлелеген күрсәтәчәк. Иҗади десантны ГИТИСны һәм Казан консерваториясен тәмамлаучылар да ныгыта, ди оештыручылар.

Керү — чакыру билетлары буенча. Якын арада «Пушкин картасы» программасына кертеләчәк ике концерт оештырыла. Шулай ук театрда ХХ гасыр поэзиясе кичәсе һәм патриотизм темасына багышланган музыкаль кичә узачак.

«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә театр сезоны башлануга актив әзерлек бара, ул Лопе де Веганың «Хитроумная влюбленная» спектакле премьерасы белән старт ала. Комедия куелышына режиссер Александр Туманов алынган. Ул Татарстан тамашачысына Казан яшь тамашачылар театры бинасында узган Гильерме Фигейредоның «Төлке һәм виноград» әсәренә куелган спектакль белән таныш.

Соңрак арт-резиденциянең театр бүлекчәсе тарафыннан татар шагыйре һәм язучысы Хәсән Туфан турында спектакль куелачак. Яңа спектакль татар шагыйренең бөтен тормыш юлын колачлый, ә аның тарихы татар иҗатчысының үз Ватанына, халкына, каләмдәшләренә, балаларына, ә иң мөһиме — хатыны Луиза Сәлиәскәровага карата бөтен мәхәббәте аша сөйләнәчәк.

«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе сезонын ачу 29 сентябрьгә планлаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100