news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Моргенштерн концерты урынына хоккей матчы билгеләнгән

2 октябрьдә Баста һәм 31 октябрьдә Скриптонит концертлары да күчерелгән.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). 3 октябрьдә Казанның «Татнефть Арена» стадионында Монгерштерн концерты урынына Континенталь хоккей лигасы уены булачак.

«Моргенштерн концертын без хоккей аркасында күчерәбез (2 октябрьдә Баста һәм 31 октябрьдә узасы Скриптонит концертлары да күчә). Континенталь хоккей лигасы безнең даталарга матчлар һәм уен алды тренировкаларын билгеләде. Әлеге проблеманы без инде хәл иттек һәм күчерү өчен башка көннәрне сайладык, тиздән бу хакта хәбәр итәрбез», — дип белдерделәр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ShowMakers group продюсерлык үзәгеннән.

Тамашаның якынча көннәрен һәм кайсы айда буласын үзәктән хәбәр итмәделәр. Бүген билетлар сату туктатылды. «Хәзер без яңа килешүгә имза кую этабында, шуннан соң билетлар сатуга чыгачак. Элек сатып алынган билетлар концерт күчкән көнне гамәлдә булачак», — дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.

Концерт «Татнефть Арена»да узачак. Башка мәйданчыкларга, төрле төнге клубларга, шул исәптән « Leto»га, күчерелми. Әңгәмәдәш сүзләренчә, матбугат чараларында "концертны идеология сәбәпләре аркасында күчерәләр икән", дигән хәбәрләр чынбарлыкка туры килми. 

«Безнең концерт 18+ дип тамгаланган, димәк, олыларча күңел ачачакбыз. Россия Федерациясендә Моргенштернның чыгышын тыя торган бер генә рәсми документ та юк», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100