Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда «Яшел фитнес» проектының җәйге сезонын ябу тантанасында Элвин Грей катнаша
Чарага керү бушлай, катнашу өчен теркәлергә кирәк.
(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). 26 сентябрьдә 15:00 сәгатьтә Казанның Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркында «Яшел фитнес» (Last Day) проектының җәйге сезоны ябылышы узачак.
Татарстанның Спорт министрлыгы хәбәр иткәнчә, программада проектның хэдлайнеры Элвин Грей, Just Brass төркеме чыгышы, зумба биюләре көтелә. Чарада ZELFI.RU оештырган уен җиңүчеләренә бүләкләр тапшырачаклар, джампинг, балалар өчен крио шоу булачак.
Чарага керү бушлай, ZELFI.RU сайтында теркәлергә кирәк.
«Яшел фитнес» — җәй буе шәһәр паркларында үткәрелә торган бушлай тренировкаларда катнашу мөмкинлеге. Проект «Демография» милли проекты кысаларында «Спорт — тормыш нормасы» федераль программасы нигезендә тормышка ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз