news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина сайлауда катнашты

Бүген Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар һәм партияләр сайлауның соңгы көне.

Чаллыда Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина сайлауда катнашты
"Шәһри Чаллы"

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», «Шәһри Чаллы»). Бүген Чаллыда Татарстан Республикасының атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина тавыш бирде. Бу хакта шәһәр басмасы хәбәр итә.

Бүген РФ Дәүләт Думасына депутатлар һәм партияләр сайлауның соңгы көне. Иртәнге сәгать сигездән Чаллыда барлык участоклар да шәһәрдәшләребезне кабул итә башлады. 35нче мәктәптә үз гражданлык бурычын үтәргә Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина килде.

«Тормышыбыз Аллаһка шөкер. Яшәр өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Киләчәк тә яхшы булыр дип өметләнәбез», — ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100