Татарстан һәм Башкортстан артистлары «Яз җыры» дип аталган концерт тәкъдим итә

Тамашада 20дән артык артист катнаша.

(Казан, 16 март, «Татар-информ»). 31 мартта, 19:00 сәгатьтә, Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Татарстан һәм Башкортстан артистлары «Яз җыры» дип аталган концерт тәкъдим итәчәк. Бу хакта оештыручылар хәбәр итте.

Тамашада 20дән артык артист яңа җырлар тәкъдим итәчәк. Фотозонада автограф сессия оештырылачак. Шулай ук тамашачыларның бүләк оту мөмкинлеге дә булачак, дип хәбәр итә концертны оештыручылар.

Билетларны кассир.ру сайтында, шулай ук 8 (917) 2-59-16-40, 8 (965) 5-93-83-91 телефоннарына шалтыратып оештыручылардан алырга була.

Концертны «Туган тел» каналы һәм «Оsта татар» проекты оештыра.