Казахстан вәкиле беренче тапкыр «Грэмми» музыкаль премиясен алды

Музыкант Иманбәк Зәйкәнов Saint Jhn рэперының «Roses» җырына бию ремиксы ясаган.

(Казан, 15 март, "Татар-информ"). Казахстан диджее Imanbek (Иманбәк Зәйкәнов) Saint Jhn’ның «Roses» композициясенә ремикс язганы өчен «Иң яхшы ремикс» номинациясендә «Грэмми» белән бүләкләнде. Бу хакта премиянең рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Төп булмаган» номинацияләрдә лауреатларны бүләкләү «Грэмми»ларны тапшыруның төп тантанасы алдыннан узды.

Американың Saint Jhn рэперының «Roses» җыры 2016 елда чыккан булган. Казахстаннан килгән музыкант Иманбәк Зәйкәнов трекка бию ремиксы ясаган. Трек YouTube'та миллионлаган караулар җыйган, Shazam дөнья чартына һәм Billboard Америка чарты топ-җырларына эләккән.

Зәйкәновның уңышыннан соң, аның белән Effective Records тавыш яздыру компаниясе контракт төзеде.

  • Имәнбәк Казахстанда туып-үскән «Грэмми» алган беренче кеше.