Башкорт филармониясе артистлары өйдә торган килеш «Ә син яшә!» җырына клип төшергән

Роликның идея авторы – эстрада сәнгать җитәкчесе Чулпан Әскәрова. Сүзләрен - Минзилә Яхина, көен Гүзәл Сираҗетдинова язган.

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Башкорт дәүләт филармониясе артистлары өйдән «Ә һин йәшә!» җырына клип төшергән. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Клип коронавирус инфекциясенә бәйле рәвештә игълан ителгән изоляция шартларында төшерелгән һәм монтажланган.

Клипта филармониянең 21 солисты (Нәзифә Кадыйрова, Фәдис Ганиев һәм Лилия Биктимерова, Әлфия Юлчурина, Лилия Ишемьярова, Азамат Тимеров, Артур Туктагулов һәм Минзифа Искужина, Ринат Рамазанов, Заһир Исәнчурин, Дияна Ишниязова, Радик Вәлмөхәммәтов, Фларида Иркина һ.б.) төшкән.

Роликның идея авторы — эстрада сәнгать җитәкчесе Чулпан Әскәрова. Сүзләрен — Минзилә Яхина, көен Гүзәл Сираҗетдинова язган.