«Барс Медиа» «Яңа йолдыз» – беренче телевизион вокаль проектын башлый

«Татар җыры. Фабрика 2020» тамашасы май аенда башланачак.

(Казан, 2 май, «Татар-информ»). Яңа телевизион сезон башланыр алдыннан, «Барс Медиа Груп» Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән яңа проект башлый. Татар телендә җырлаучы яшь башкаручылар өчен «Яңа йолдыз» махсус музыкаль телевизион проект татар эстрадасы тарихында моңарчы күрелмәгән зур милли шоу — тамаша булачак дип көтелә. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

«Безнең ил махсус вокаль белеме булмаган, әмма шулай да музыкаль әсәрләрне башкару осталыгы белән профессиональ җырчылардан бер дә калышмаган, табигый талантларга бай. Проектның максаты — сәләтле башкаручыларны табу, аларның иҗат потенциалын ачу һәм үстерү, татар сәхнәсендә „Яңа йолдыз“ кабызу», диелә бу хәбәрдә.

Проект тамашачыга яңа гына эшли башлаган артистларның чын тормышын күрсәтү; яшь артистлар белән бергә һөнәри уңышка һәм халык мәхәббәтенә илткән сикәлтәле иҗат юлын узуны максат итеп куя. Ул өч этаптан торачак. Беренче этап (читтән торып) май аенда старт алачак.

Катнашу өчен гаризалар Россия Федерациясенең барлык төбәкләреннән, 18 яшьтән 35 яшькә кадәр һәм бәйгедә катнашырга теләге булган һәркемнән кабул ителә. Җибәрелгән видео һәм үзе турында аз күләмле эссе нигезендә 50 перспектив башкаручы сайлап алыначак.

Сайлап алынган башкаручыларны сынау Казанда, июнь ахырында узачак. Беренче тур нәтиҗәсе итеп жюри әгъзалары 15 иң яхшы башкаручыны сайлап алачак. 

Икенче этап чын-чынлап телевизион булыр дип көтелә. 2020 елның 1 сентябреннән 15 ноябренә кадәр җомга көннәрендә ТМТВ каналы алып баручылары атна саен тамашачыларга һәм жюри әгъзаларына финалга үткән 15 катнашучыны күрсәтәчәк. Тамашачы катнашучыларның гаиләләренә һәм йортларына кереп конкурсантларның үзләре һәм аларның гадәти тормышы белән таныша.

Алар катнашучыларның вокал дәресләрен, сәхнә хәрәкәте һәм актерлык осталыгы мастер-классларын күрә. Яраткан геройларының проект финалына нинди җыр сайлавын һәм аны ничек яздыруын күзәтә. 

Реалити-шоу 13 декабрьда үтәчәк грандиоз гала-концерт белән тәмамлана. Биредә, алдагы этапларда сайлап алынган, 15 башкаручы да катнаша. Аларның чыгышлары һәм жюри бәяләве буенча рейтинг төзелә. Иң югары баллар җыйган 3 катнашучы «Яңа йолдыз» конкурсы финалистлары була.

Җиңүчене халык билгели. 13 декабрьдә халык тавыш бирүенә старт бирелә. Аның нәтиҗәләре «Татар җыры» фестивалендә билгеле була. 19 декабрь көнне Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында «Яңа йолдыз» кабыначак! Конкурс нигезләмәсе, кагыйдәләре белән www.tmtv.tatar сайтында таныша, катнашучы анкетасын шунда тутыра аласыз, диелә хәбәрдә.