news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Шимбә Татарстанда 1 градуска кадәр җылыта

Юлларда - бозлавык һәм кар "ботка"сы

 (Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). 3 гыйнварга каршы төндә Татарстанда 4-9 градус салкын, аязганда, аеруча көнчыгыш районнарда 10-15 градус салкын булуы көтелә.

Көндез Татарстанда 1 градус җылыдан 4 градуска кадәр салкын. Иртәгә Казанда көндез 0-2 градус салкын булачак.

Юлларда - бозлавык һәм кар "ботка"сы. 3 һәм 4 гыйнварда иртән һәм көндез көньяктан 17-22 м/с тизлектә (Казанда 19 м/с тизлектә) җил, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100