Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Шимбә көнне Татарстан мәктәпләрендә дәресләр булмаячак
Укучылар өчен ачык һавада чаралар үткәрергә җыеналар.
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Шимбә, 29 гыйнвар көнне, Татарстан мәктәпләрендә гадәти форматта уза торган дәресләр булмаячак. Укучылар өчен ачык һавада чаралар үткәрергә җыеналар.
«Бу шимбә көнне ачык һавада балалар белән чаралар үткәрергә планлаштырдык. Һәр мәктәп балалар белән шөгыльләнү форматын үзе сайлый», — диде Татар-информ» агентлыгында Татарстан мәгариф һәм фән министрының урынбасары Алсу Әсәдуллина.
Аның сүзләренчә, мәктәпләр урамда спорт мәйданчыкларында спорт ярышлары, мәдәни-танып белү чаралары яки укучылар һәм аларның ата-аналары өчен гаилә көне уздыра ала.
Министр урынбасары дүшәмбе көнне мәктәпләрнең гадәти режимда эшли башлаячагын әйтте. Ялларда мәктәпләрне җыештыру, җилләтү, бактерицид лампалары ярдәмендә зарарсызландыру эшләре башкарылачак.
«Бу кагыйдә һәр атна өчен түгел, без моны хәзер генә эшлибез», — диде Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз