Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Шереметьво аэропортында чират хасил булган
Программаның төзексезлеге аркасында хезмәткәрләргә утырту талоннарын кулдан тутырырга туры килә.
(Казан, 16 июнь, "Татар-информ"). Мәскәүнең Шеремьево аэропотында пассажирларны теркәү системасындагы төзексезлек аркасында чират хасил булган. Йөзләгән кеше чиратка тезелгән. Бу хакта “Известия” хәбәр итә.
Программа белән тәэмин итүдәге проблемалар аркасында хезмәткәрләргә утырту талоннарын кулдан тутырырга туры килә, дип хәбәр итә РЕН ТВ. Аэропортның матбугат сәркатибе Роман Генис һава аланын штат режимында эшли, диде.
Аэропортның матбугат хезмәтендә моны җәйге чордагы очышлар арту белән аңлаттылар. Транспорт министрлыгында әлеге хәлне шәрехләп, аэропорт җитәкчелегенә тиз арада хезмәт күрсәтүнең һәм багажларны эшкәртүнең технологик процессларын җайга салырга һәм проблемалы урыннарда югары квалификацияле хезмәткәрләрнең санын арттырга киңәш иттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз