news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шашка тренерлары республика семинарына җыела

Шашка тренерлары республика семинарына җыела

(Казан, 3 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Иртәгә Казанның Р. Нәҗметдинов исемендәге олимпия резервының үзәк махсуслаштырылган балалар һәм яшүсмерләр шахмат мәктәбендә шашка тренерларының республика семинары үтәчәк. Семинар егетләр һәм кызлар арасында шашка буенча башланып киткән һәм 11 ноябрьдә төгәлләнәчәк Татарстан Республикасы беренчелеге кысаларында уздырыла.

Шашка сөюче егет һәм кызларга иртәгә ял биреләчәк һәм шул форсаттан файдаланып, Татарстанның Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Югары Ослан, Тәтеш, Биектау һәм башка район-шәһәрләреннән килгән тренерлар тәҗрибә уртаклашачак. Ике өлештән торучы семинарны Россиянең шашка буенча гроссмейстеры Дмитрий Цинман алып барачак. Теория өлешендә яңа шашка кодексының трактовкасы, андагы үзгәрешләр һәм өстәлмәләр (кагыйдәләр җыелмасы), бәйгеләр оештыруның төп принцип- кагыйдәләре, балаларның төрле разрядлар үтәүдә осталыгы һәм шашка уенында анализ хакында фикер алышу булачак.

Семинарның гамәли өлеше исә, 6 ноябрьдә узачак. Ул балаларның уенын күзәтү, хата-кимчелекләренә һәм осталыкларына дөрес бәя бирүдән гыйбарәт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100