news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамаилләре сихри көчкә ия

Шамаилләре сихри көчкә ия

(Уфа, 10 март, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Уфаның «Кунаксарай» сәүдә-ял итү үзәгендә яшь татар рәссамы Эльвира Әсәдуллинаның шәхси күргәзмәсе ачылды. Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясендәге сынлы сәнгать факультетының өченче курсында белем алучы талантлы талибә биредә өч дистәдән артык картинасын урнаштырган.

Күргәзмәне ачу тантанасына Эльвира үзе укыган академиядән генә түгел, ә башка югары уку йортларының сынлы сәнгать бүлекләрендә белем алучы егетләр һәм кызлар да, шулай ук республикадагы танылган рәссамнар һәм сәнгать белгечләре дә күп килгән иде. Яшь рәссамның тәүге шәхси күргәзмәсенә сәнгать белгечләре дә, тамашачылар да югары бәя бирде.

Күргәзмәгә куелган эшләр арасында коеп куйган портретлар да, күз явын алырлык пейзажлар да, натюрмортлар да, жанрлы сурәтләр дә бар. Эльвира иҗатының бер үзенчәлекле юнәлеше аеруча дикъкатьне җәлеп итә. Ул Коръән аятьләреннән шамаилләр иҗат итә икән. Гарәп графикасында язылган бу әсәрләрдән илаһи сихрилек бөркелеп тора. Бик сирәк кенә рәссамнарның әлеге жанрга игътибар итүен исәпкә алсаң, Эльвираның бу юнәлештәге иҗатына «афәрин» дип әйтергә генә кирәк.

Төрле жанрларда пумаласын сынап караса да, Э.Әсәдуллина үзен бүгеннән үк театр декорацияләре хезмәтенә әзерли икән. Уку барышында шушы сәнгатькә махсуслашуын әйтте ул. Күргәзмәгә куелган картиналар арасында сәхнә образлары һәм сәхнә бизәлеше үрнәкләре дә булуы шуны раслый. Әлеге жанрда яшь татар рәссамы хәзердән үк инде үзен шактый шомарып баручы иҗатчы итеп күрсәтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100