news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шахмат сөюче балалар Пенза һәм Самарада узган чемпионатта катнашты

Шахмат сөюче балалар Пенза һәм Самарада узган чемпионатта катнашты

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гаттарова). Пенза һәм Самарада 10-18 яшьлек егет һәм кызлар арасында шахмат буенча Идел буе федераль округы чемпионаты узды. Чемпионнар булып, 12 яшькә кадәрлеләрдән Чаллыдан Лилия Салихова, 16 яшькә кадәр Казаннан Азат Шәрәфиев, 18 яшькә кадәр турнирда Вероника Авдеева табылды.

Ә беренче бишлеккә кереп, 2006 елның апрелендә узачак Россия чемпионатында катнашу хокукы түбәндәге катнашучыларга: егетләрдән — 10 яшькә кадәр Чистайдан Роман Баранов, Яшел Үзәннән Искәндәр Зәйнетдинов, 12 яшькә кадәр Казаннан Рамил Сабаев, 14 яшькә кадәрге турнирда Чаллы егете Артур Димөхәммәтов, 16 яшькә кадәр Казаннан Иван Герасимов һәм 18 яшькә кадәр Казаннан Олег Лянгузовка, кызлардан — 10 яшькә чаклы Казаннан Әдилә Фәттахова, Динә Фазлыҗанова, Баулыдан — Эльза Хаҗиева, 16 яшькә кадәр турнирда Казаннан Алсу Садыйкова һәм Яшел Үзәннән Алинә Яруллинага бирелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100