news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шагыйрә Лилия Газизова Европада уздырылган шигърият фестивалендә лауреат булды

Чара Европаның 3 каласында үткәрелгән

 (Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”). Шагыйрә Лилия Газизова Бельгия һәм Франциядә уздырылган “Эмлира“ (“Эмигрантская лира”) Бөтендөнья VII шигърият фестивалендә катнашкан һәм “Шигърият һәм эчке эмиграция” номинациясендә эссе буенча 3 нче урынны яулаган. Аңа лауреат дипломын, бронзадан эшләнгән Пис сынын шагыйрь һәм фестивальне оештыручы Александр Мельник (Бельгия) тапшырган.

Бу фестиваль рус телендә иҗат итүче барлык шагыйрьләрне дә берләштерә һәм Европаның 3 каласында: Брюссель, Льеж, Парижда уздырыла. Быелгы чарада Бөекбритания, Америка, Австралия, Германия, Швейцария, Израиль, Франция, Бельгия, Яңа Зеландия, Финляндия, Грузия, Эстония, Украина, Беларусьтан катнашучылар булган. Фестиваль Брюссельдәге Россия мәдәният үзәгендә ачылган һәм конкурсның төп чаралары да шунда уздырылган. Фестивальнең соңгы көнендә шагыйрьләр Парижда чыгыш ясаган, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100