Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Шагыйрь Гакыйль Сәгыйровка Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең махсус карары нигезендә «Ока» автомобиле тапшырылды
Шагыйрь Гакыйль Сәгыйровка Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең махсус карары нигезендә «Ока» автомобиле тапшырылды
(Казан, 17 август, «Татар-информ», Рәис Габдулла). Бүген Татарстан Язучылар берлегендә Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрь Гакыйль Сәгыйровка Президентыбыз Минтимер Шәймиевнең махсус карары нигезендә «Ока» автомобиле тапшыру тантанасы булды.
Әлеге уңайдан үткәрелгән тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, аның урынбасарлары Факил Сафин һәм Шаһинур Мостафин, язучылар, шагыйрь иҗатын хөрмәт итеп килгән кунаклар катнашты. Зилә Вәлиева әйтүенчә, Гакыйль Сәгыйров, аяклары йөрмәү сәбәпле, гомер буе урын өстендә ятарга мәҗбүр булса да, шигърияткә тугрылыклы калган, үзенең кабатланмас иҗаты белән әдәбият сөючеләрнең мәхәббәтен яулаган сирәк затларның берсе. Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов һәм күренекле әдип Рабит Батулла да шагыйрьнең иҗатына зур бәя бирде, аңа яңадан-яңа иҗат уңышлары теләде. Безгә исә, үз чиратыбызда, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең махсус карары нигезендә тапшырылучы әлеге бүләк шагыйрьгә озын-озак еллар хезмәт итсен дип телисе генә кала.
Танылган шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйров 1938 елның 16 февралендә Татарстанның Нурлат районы Әхмәт авылында туа. 14 яшеннән урын өстендә, шигырьләрен авызына карандаш кабып яза, жыентыкларына үзе үк рәсемнәр дә ясый. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Шәйхи Маннур, Гаяз Исхакый исемендәге һәм рәссамнарның "Филантроп" Халыкара премияләре лауреаты Гакыйль Сәгыйров «Тормыш җиле», «Айбагырлар», «Кабатланмас моң», «Шатлыклы иртә» һәм башка китаплар авторы. Иҗатында дөньяга оптимстик караш, яшәүгә омтылыш мотивлары өстенлек итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз