news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

«Шәһри Казан» газетасына бүген 15 ел тула

«Шәһри Казан» газетасына бүген 15 ел тула

(Казан, 17 август, «Татар-информ», Дания Моисеева). 17 августта «Шәһри Казан» газетасы чыга башлауга 15 ел тула. Бүген газетаның юбилеена багышланган сан да дөнья күрде. Газетаның бу бәйрәмен редакция коллективы бүген үзара билгеләп үтәргә җыена, ә олы бәйрәм чарасы көз айлары булыр дип көтелә.

Газетаның 15 еллыгына багышланган санында Казан шәһәре хакимияте башлыгы Камил Исхаков тәбрикләве дә урнаштырылган. Анда «Шәһри Казанның» башкала тормышын яктыртудагы зур өлеше аеруча аның 1000 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан актуаль дигән сүзләр ассызыклана. Бу санда шулай ук газетаның баш мөхәррире Мирсил Әһлетдинов һәм төрле дәрәҗәле җитәкчеләрнең дә котлау сүзләре дә бар. Газетада аның хезмәткәрләре язмалары һәм аларның фотосурәтләре белән дә танышырга мөмкин. Басманың тарихын чагылдырган мәкаләләр дә әлеге санда урын алган.

«Шәһри Казан» газетасының милли басма буларак халкыбызның рухи мәдәниятен яктыртуда да өлеше зур. Анда «Илһамият», «Дин вә мәгыйшәт», «Туган ягым — газиз җирем» һәм «Газиз ана телем» кебек сәхифәләр укучы өчен кызыклы булып тора. Укучылар фикерен яктыртучы «Укучыбызны ниләр борчый, ниләр шатландыра» дигән рубрика да милли проблемаларны һәрдаим күтәреп чыга. Ә «Казанның 1000 еллыгын каршылап» дигән рубрика башкалабызның олы юбилеена багышланган язмалардан тора.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100