news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Шәһри Чаллы» газетасы үзенең 15 еллыгын билгеләп үтәргә җыена

«Шәһри Чаллы» газетасы үзенең 15 еллыгын билгеләп үтәргә җыена

(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ», Рәис Габдулла). 11 ноябрьдә Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда «Шәһри Чаллы» газетасы чыга башлауга 15 ел тулу уңаеннан зур кичә була. Газетаны юбилее белән Чаллы шәһәре хакимияте башлыгы Илдар Халиков, каланың предприятие-оешма җитәкчеләре, шәһәрдә нәшер ителүче газета-журналларның баш мөхәррирләре, әдәбият-сәнгать әһелләре котлаячак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Шәһри Чаллы» газетасының җаваплы сәркатибе Зөбәер Мифтахов хәбәр итте.

«Татар газетасы бәйрәме» дип исемләнгән әлеге кичәдә Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхабиева, Татарстанның атказанган артистлары Резидә Шәрәфиева, Гөлдания Хәйруллина, җырчылар Равил Галиев, Рубис Зарипов, Илсөяр Гарипова, композиторлар Илгиз Закиров, Ренат Гобәйдуллин, Рөстәм Хәйруллин, шулай ук күп кенә яшь башкаручылар катнашыр дип көтелә. Чаллы татар драма театры артистлары исә спектакльләрдән өзекләр уйнап күрсәтәчәк. Кичәне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева алып барачак.

Бүгенге көндә 5 меңгә якын тираж белән нәшер ителүче «Шәһри Чаллы» газетасын дистә елдан артык журналист Йосыф Җомангулов җитәкләде. Хәзер аның эшен үз тирәсенә сәләтле журналистлар туплаган баш мөхәррир Флүзә Фәррахова дәвам итә. «Соңгы елларда басмада һәм эчтәлек, һәм бизәлеш ягыннан күп кенә уңай үзгәрешләр күзәтелә, - диде Зөбәер Мифтахов. – Ул атнага ике мәртәбә төсле булып чыга. Газетаның Интернетта үз сайты да бар. Әле быел гына «Чаллы кичләре» дигән махсус кушымта да чыгара башладык. Аның сәхифәләрендә шәһәребезнең мәдәни тормышында булган вакыйгаларга киң урын бирелә, шигырьләр, хикәяләр басыла. Кыскасы, милли матбугатка битараф булмаган һәм газетабызны яратып укучы һәркемне юбилей кичәсендә көтеп калабыз».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100