news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәһәр яны поездларында йөрү өчен кәгазь акча белән генә түләргә мөмкин булачак

Банк карталары түләү өчен кабул ителмәячәк.

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). 1 февральдән Казанда шәһәр яны поездларында йөрү өчен түләү тәртибе үзгәрәчәк. Юлны кәгазь акча белән генә түләргә мөмкин булачак.

Барлык банкларның банк карталары һәм түләү системалары түләү өчен кабул ителмәячәк. Сәбәбе — маршрутларда тотрыклы интернет-тоташтыру булмау, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.

Юл хакын түләүдән баш тарткан очракта, пассажирга билетсыз йөргән өчен штраф салу турында акт төзеләчәк. Шулай ук ул якындагы станциядә составтан төшеп калырга тиеш булачак.

«Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе кабул ителә торган чараларга аңлап карауны һәм сәфәр вакытында үзең белән кәгазь акча йөртү, яки «РЖД Пассажирам» мобиль кушымтасында юл йөрү документы сатып алуны сорый. Билгеләп үтәбез, юл йөрү өчен акчасыз исәп-хисап барлык шәһәр яны кассаларында һәм билет бастыручы автоматларда гамәлдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100