news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәһәр яны поездлары саны бүгеннән 15 процентка кыскара

Татарстанда, мәсәлән, Казаннан Волжски, Свияжски, Канаш, Арча юнәлешләренә йөрүче 16 поезд хәрәкәте расписаниедән алына

(Казан, 1 март, “Татар-информ”). Шәһәр яны маршрутларына йөрүче поездлар саны бүгеннән 15 процентка кими. Бу хакта Горький тимер юлының корпоратив коммуникацияләр хезмәте хәбәр итә.
Шәһәр яны поездлары хәрәкәте графигы кыскару сәбәпле, Татарстанда, мәсәлән, Казаннан Волжски, Свияжски, Канаш, Арча юнәлешләренә йөрүче 16 поезд хәрәкәте расписаниедән алына. Моннан тыш, Казан хезмәт күрсәтү төбәге территориясендә тукталышлар саны 10 га кыскара.
Шәһәр яны поездлары хәрәкәте күләмен кыскарту халык азрак йөри торган маршрутларга кагыла, һәм моны чыгымнарны кыскарту белән бәйле мәҗбүри чара дип аңлаталар.
Агымдагы елның гыйнварыннан пассажирларны ташуны оештыру буенча барлык чыгымнарны “Содружество” ААҖ күтәрә. Агымдагы ел башыннан шәһәр яны хәрәкәтен оештыру чыгымнары 190 млн. сумнан артып киткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100