news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Быелгы сезонда Татарстанда 450 тапкыр коры үлән янган

Сезон башыннан бирле Татарстанда 450 тапкыр коры үлән януы теркәлгән. Янгын 15 гектардан артык мәйданга зыян китергән.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, үлән ягу тыела, авыл хуҗалыгы җирләре хуҗалары һәм арендага алучылар камылны, сабак калдыгын һәм коры үләнне яндырган өчен җаваплылыкка тартылачак.

Россиядә ел әйләнәсе үләннәрне яндыру тыела. Бу турыдагы РФ Хөкүмәтенең карары 2015 елның 10 ноябрендә чыкты, ул авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге һәм запас җирләрдә, шулай ук автомобиль юлы һәм тимер юл, юлүткәргеч һәм продуктүткәргеч буйларындагы полосаларда корыган үләннәрне яндыруны тыйды.

Мондый янгыннарның артуы авыл хуҗалыгы җирләре хуҗалары тарафыннан янгын куркынычсызлыгы таләпләрен аңлы рәвештә бозу белән бәйле. Кырларда янгын чыгуның барлык очракларында да Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе Татарстан Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсенең җирле бүлекләренә, шулай ук хокук бозучыны билгеләү өчен район башкарма комитетларына һәм полициягә мөрәҗәгать җибәрә.

Ведомствода искәртүләренчә, гражданнарга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен 5-15 мең сум штраф, вазифаи затларга 20-30 мең сум, эшмәкәрләргә 40-60 мең сум, юридик затларга 300-400 мең сум каралган.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100