Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сергей Лавров: Мәскәү Анкараның БРИКС белән якынаюга карата кызыксынуын хуплый
Россия Төркия Республикасының БРИКС белән якынаюга карата кызыксынуын хуплый. Әмма Анкараның берләшмә эшендә катнашуы турындагы карар шул исәптән аның әгъзалары арасында килешү нигезендә кабул ителәчәк. РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров шулай дип белдерде.
«Төркиянең БРИКС белән якынаюга карата кызыксыну белдерүен хуплыйбыз. Бу берләшмәнең БМО Уставын хөрмәт итү, ачыклык, прагматизм һәм өченче якларга каршы булмауга нигезләнгән җәлеп итүчәнлеген раслый», - дип белдерде тышкы сәяси ведомство башлыгы Hurriyet газетасына биргән интервьюсында.
БРИКС – дәүләтара берләшмә, анда тулы кыйммәтле әгъза хокукында 10 ил, шулай ук партнерлар сыйфатында дистәдән артык дәүләт керә. XVI БРИКС саммиты Казанда октябрьдә узды. Форумда Төркия делегациясен ил Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган җитәкләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз