Сентябрьнең 27 көнендә ТРда юлларда 44 кешенең гомере өзелгән, 468 кеше тән казасына дучар булган
Фаҗига белән тәмамланган һәлакәт узган шимбәдә ТРның Аксубай районында килеп чыккан
(Казан, 28 сентябрь, “Татар-информ”). Сентябрьнең 27 көнендә Татарстандагы юлларда кешеләргә турыдан-туры бәла-каза, фаҗига китергән 387 һәлакәт теркәлгән. Нәтиҗәдә, 44 кешенең гомере өзелгән, 468 кеше тән казасына дучар булган. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе статистикасы шул хакта сөйли.
Узган шимбәдә, ягъни 26 сентябрь көнне 13.10да Аксубай – Федоровка юлының 26нчы чакрымында кешеләр үлеме белән тәмамланган һәлакәт килеп чыга. “ВАЗ-2112” автомобиле белән идарә иткән 1984 елгы егет хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламый һәм юлдан төшеп каплана. Нәтиҗәдә, йөртүче һәм автомобильдәге 1975 елгы пассажир шунда ук һәлак була. Аларның куркынычсызлык каешларын эләктермәгәнлеге билгеле.