news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сентябрьдә Татарстанның 7,2 мең укучысы яңа мәктәпкә барачак

Агымдагы елның сентябрендә Татарстанның 7,2 мең укучысы яңа мәктәпләргә укырга барачак. Бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин республикада төзелеш тармагын үстерү турындагы матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Быел мәгариф объектларына гына да 10 млрд сумнан артык акча китә. Бүгенге көндә без 13 мәктәп төзибез, һәм 1 сентябрьдә аларның тугызы файдалануга тапшырылачак. Якынча 7,2 мең укучы яңа мәктәпләргә барачак», - диде министр.

Төзелештән тыш, Татарстанда тагын 140 мәктәпне һәм ресурс үзәген, 22 балалар бакчасын һәм уку йортларындагы 167 азык-төлек блогына капиталь ремонт ясала.

«Безнең төп бурыч - уку елы башына барлык объектларны әзерләү», - диде Айзатуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100