news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сентябрь аенда Татарстанга федераль бюджет хисабыннан 2,5 миллион сумлык вакцина кайтарылган

Сентябрь аенда Татарстанга федераль бюджет хисабыннан 2,5 миллион сумлык вакцина кайтарылган

(Казан, 5 октябрь, "Татар-информ"). Сентябрь аенда республикага «Вакцинапрофилактика» федераль максатчан программасы кысаларында федераль бюджет акчалары хисабыннан гомум күләме 2,5 миллион сумга АКДС, АДМ, АС, АДС-М һәм АДС-анатоксин вакциналары кайтарылган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Фармация һәм медицина техникасы идарәсе хәбәр иткәнчә, барлык вакциналар вакцинациянең гомум планы кысаларында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы кушуы буенча республиканың шәһәр һәм районнарына таратылган.

2005 елда республикага федераль бюджет акчалары хисабыннан 37 миллион 705 мең 830 сумлык дару препаратлары кайтарылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100