news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Семинарда катнашучылар бай тәҗрибә туплап таралышты

Семинарда катнашучылар бай тәҗрибә туплап таралышты

(Казан, 30 март, “Татар-информ”, Маһирә Миңнуллина). Киров өлкәсе Малмыж районы китапханәчеләренең ел саен үткәрелеп килгән семинары быел районның Иске Йөрек авылы китапханәсе базасында үтте. Семинар үткәрү өчен район җитәкчелегенең бу авылны сайлап алуы да тикмәгә генә түгел, чөнки бу авыл китапханәсе – туган телне өйрәнү, яшь буынны тәрбияләү һәм аңа ныклы белем бирү, укытучылар белән тыгыз элемтә урнаштыру һәм милли әдәбиятыбызны халык арасында пропагандалау проблемаларын уңай якка хәл итеп килүче алдынгы китапханә.

Семинарда катнашучылар аның шушы бай тәҗрибәсен өйрәнде. Бүгенге көндә китапханәне Елена Касыймова җитәкли. Китапханә 1932 елда ук ачылган булса да, аның бинасы хәзер дә тыштан бик төзек һәм эчтән дә яхшы җиһазландырылган. Аның фондында 10 мең данәгә якын китап бар. Шуның 1439ы – татар китаплары. Бу авылда татар китабына ихтыяҗ елдан-ел арта баруны исәпкә алганда, бу сан бик кечкенә, әлбәттә.

Семинарда чыгыш ясаучылар авыл халкының милли мәдәният тормышыннан, шулай ук әдәбият һәм сәнгать яңалыкларыннан һәрдаим хәбәрдар булып торуында бу китапханәнең ролен югары бәяләде. Әйе, Иске Йөрек китапханәсеннән халык өзелеп тормый, анда яше дә, карты да йөри һәм үзенең рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерә. Ә китапханәгә матди яктан колхоз идарәсе, авыл хакимияте һәм эшмәкәрләр ярдәм итә.

Китапханә каршында кече яшьтәге мәктәп балаларының сәләтен ачуга юнәлдерелгән ике клуб эшли. Балалар туган телдә шигырьләр һәм хикәяләр яза, татар халык әкиятләрен сәхнәләштерә һәм ата-аналар алдында чыгышлар ясый. Бу клубларга йөрүчеләр төрле бәйгеләрдә дә катнашып килә. Китапханә татар язучылары әсәрләре буенча китап укучылар конференцияләре, кызыклы кичәләр һәм очрашулар үткәрә. Аларга халык та бик теләп йөри. Шундый бер күмәк күренеш семинарда катнашучылар өчен дә күрсәтелде. Тамашаның соңында китапханәчеләр татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел”не, аяк өсте басып, бергәләп җырлады.

Китапханә каршында оештырылган “Татар әдәбияты дөньясына сәяхәт” дип аталган викторина, әлеге эшлекле семинарның логик дәвамы булды. Анда хуҗалар да, кунаклар да бик теләп катнашты. Семинарда катнашучылар бу төр уңай тәҗрибәне, һичшиксез, үзләрендә дә кулланачак.

Семинар азагында анда катнашучылар Иске Йөрек китапханәсе мөдире Елена Касыймовага бай тәҗрибәсе белән уртаклашуы өчен рәхмәт сүзләре әйтте һәм мондый очрашуларны елга бер тапкыр гына түгел, ә ешрак уздырырга кирәк дигән фикергә килде. Шулай булмый ни, тәҗрибә уртаклашуны тормыш үзе таләп итә бит.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100