Себер татарлары турында энциклопедиясенең икенче чыгарылышы нәшер ителде
Ул өлкә типографиясендә 1200 данә тираж белән басылды.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Ульяновск шәһәренең 17нче милли китапханәсендә «Татары Симбирского-Ульяновского края» энциклопедиясенең икенче чыгарылышын укучыларга тәкъдим итү кичәсе узды. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, «Өмет» газетасы редакциясе, татар туган якны өйрәнүчеләр оешмасы, тарихчылар, укытучылар тырышлыгы белән әзерләнгән энциклопедия Татарстан хөкүмәте грантына нәшер ителде.
Ул өлкә типографиясендә 1200 данә тираж белән басылды. Бу хакта «Өмет» газетасы хәбәр итә.
Кыска гына вакыт эчендә милләттәшләребез энциклопедия аркылы төбәкнең татар тормышында актив катнашучы, чит төбәкләрдә югары дәрәҗәләр яулаган, дәүләт бүләкләренә ия булган якташлары белән танышты.
Чарада өлкә татар милли мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Рифгать Ахмедулов, «Өмет» газетасының җаваплы сәркатибе Рузия Хәлимова, Себер шәһәре татарларын тарихын өйрәнүче Римма Вильданова, «Чардаклы татарлары» китабы авторы Җәмил Хәкимов, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Шәфикъ Иматдинов катнашты һәм китапка югары бәя бирде.