Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Себер татарлары теленә багышланган түгәрәк өстәл Булат Сөйләйманов хөрмәтенә оештырыла
26-27 май көннәрендә Тубыл (Тобольск) шәһәрендә «Себер татарларында тел вазгыяте: проблемалар һәм чишелешләр» темасына түгәрәк өстәл узачак. «Яңарыш» газетасы шул турыда яза.
Түгәрәк өстәл себер татарларыннан чыккан шагыйрь һәм мәгърифәтче Булат Сөләймановның туган көненә багышлап үткәрелә.
Төмән өлкәсе себер татарларының милли-мәдәни мохтарияте чарада катнашырга теләге булганнарны түгәрәк өстәлгә чакыра. Бу очрашу Тубыл тарихи-архитектура музей-тыюлыгы, Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкилләре, Төмән өлкәсе иҗтимагый оешмаларының координация советы белән берлектә оештырыла.
Түгәрәк өстәл утырышы 26 май көнне 12.00 – 17.00 сәгатьләрдә Тубыл шәһәренең «Наместник сарае»нда үтәчәк. Ул Кызыл мәйдан урамындагы 1 йортның 3 корылмасында урнашкан, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз