news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Себер татарлары тарихы турында китап дөнья күрде

Себер татарлары тарихы турында китап дөнья күрде

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Дания Моисеева). Татарстан китап нәшриятында татар халкының күренекле җәмәгать эшлеклесе, педагог һәм тарихчы Һади Атласиның «Себер тарихы» китабы рус телендә басылып чыкты.

Анда Себер ханлыгы тарихы тәфсилләп бирелгән, шулай ук Көнбатыш Себердәге төрки-татарларның үз дәүләтчелеге өчен көрәше дә яктыртыла. Татарчадан русчага китапны Азалия Бадюгина тәрҗемә иткән.

Берүк вакытта нәшриятта Каюм Насыйри «Сайланма әсәрләре»нең 3нче томы да дөнья күрде. Китапта авторның үзе җыйган халык иҗаты әсәрләре, фольклористикасы, төбәк тарихына һәм татар этнографиясенә караган гыйльми хезмәтләре тупланган. Анда шулай ук госманлы теленнән иҗади эшкәртелгән «Гөлрох» һәм «Камәрҗан әкиятләре», төрле фәннәргә караган хезмәтләреннән өзекләр һәм авторның шәхси хатлары урын алган. Басманың кереш мәкаләсе авторы һәм аерым текстларны гарәп графикасыннан гамәлдәге язуга күчерүче — Хуҗиәхмәт Мәхмүтов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100