news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Себер татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәүсия Марганова «Көлсәң көл» китабын чыгарды

Себер татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәүсия Марганова «Көлсәң көл» китабын чыгарды
http://yanarish72.ru/

Төмәнннең «Яңарыш» сайтында Ләйлә Мадьярованың «Себер әдәбияты яңа китап белән тулыланды» дигән язмасы чыкты.

Яңа китап - «Көлсәң көл» диеп исемләнгән мемуарлар (баштан үткән, күргән һәм ишеткән вакыйгалар турында язылган әдәби әсәр), димәк истәлекнамә җыентыгының презентациясе 23 мартта Бөтендөнья китап һәм авторлык хокукы көнендә 18 нче Төмән шәһәре китапханәсендә Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысалары уңаеннан узды.

Әлеге китапханә мөдире Луиза Сөрмәтова - музыка белгече, фольклорчы, себер-татар халык һәм эстрада җырларын башкаручы, җәмәгать эшлеклесе һәм чараның алып баручысы да булды. Шуңа күрә очрашу кызыклы һәм күңелле генә түгел, музыкаль да үтте.

Китап авторы Фәүсия Марганова - юрист, өлкә себер татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, 4 нче китап авторы.Ул себер татарлары телен һәм мәдәниятен үстерү буенча проектларны алга этәрү өстендә актив эшли. Китапта себер татар телендә себер татарларының тел диалекты белән бәйле тарихлар тасвирланган. Җыентык авторы үзе сөйләвенчә, китапның беренче өлешендә үзе белән булган барлык хәлләр һәм вакыйгалар ничек бар, шулай язылган. Ә китапның икенче өлешендә аның дуслары, туганнары, танышлары тарафыннан ишетелгән истәлекләр урын алганнар. Әлеге китапның мемуарлар рәвешендә җыентык итеп бастыру авторның беренче тәҗрибәсе.

Очрашу барышында Фәүсия Фәиз кызы тормыштан алынган кызыклы мизгелләр белән уртаклашты, кунакларга кыска хикәяләрен укыды. Барлык кунаклар китапны укыганнан соң хис-кичерешләре белән бүлештеләр.

Чараны алып баручы һәм кунаклар тантана сәбәпчесенең төрле яктан уңган кеше булуын билгеләп үттеләр, ул китаплар язу белән генә чикләнми, әле чигү, тегү, себер татар ашларын пешерү белән дә мавыга. Ә күптән түгел Фәүсия Марганова «Себер татар кыслар» исемле фотопроекты тәкъдим ителгән календарь бастырып чыгарган.

Фәүсия Марганова үзенең кызыклы мизгелләре белән бүлешүчеләргә, китап редакторы, филология фәннәре кандидаты Максим Сагидуллинга, Фәнил Әбүталиповка, шулай ук тышлык дизайнын эшләүче Рузил Бикиняевка зур рәхмәтен белдерде.

Бәйрәм ахырында җирле шагыйрь Хәлил Вагайлы яңа китап җыентыгын чыгару уңаеннан авторга багышланган үзенең яңа шигырен укыды. Килгән кунаклар китап авторын котладылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100