ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Синоптиклар Татарстанда җил көчәячәк дип кисәтә
Башкортстанның “Мирас” җыр һәм бию ансамбле Франциядән гастрольләрдән кайтты
Татарстанда юл һәлакәтендә җиңел машина йөртүчесе аягын сындырган
Тукай районында яшәүче кыз керәшен җырларын иң яхшы башкаручы булып танылды
Татарстаннан читтә белем алучы студентлар Казанга форумга җыела

Фән һәм мәгариф

Казаннан 13 яшьлек Лина Мөхәммәтҗанова КФУга керү өчен документлар тапшырган

6 июль 2018, 14:52

Ул – КФУ тарихындагы иң яшь абитуриент.

Рособрнадзор җитәкчесе 2018 елгы БДИ һәм тикшерү эшләренең төп нәтиҗәләре хакында сөйләде

6 июль 2018, 14:39

2019 елда IV - VI сыйныфларга Бөтенроссия тикшерү эшләрендә катнашу мәҗбүри, ә VII һәм VIII сыйныфларда ирекле булачак.

Казан кооператив институты яңа юнәлеш ача

6 июль 2018, 07:15

Биредә кече һәм урта эшкуарлык, оешмаларның икътисад һәм финанс хезмәтләре, хакимият һәм идарә органнары һ.б. өчен белгечләр әзерлиләр.

Саба аграр көллияте районны белгечләр белән тәэмин итә

5 июль 2018, 22:00

Көллиятне быел 109 студент – 32 кыз, 77 егет тәмамлады.

Казан галиме Рәшит Сюняев Марсель Гроссма премиясенә лаек булды

5 июль 2018, 20:50

Бүләкләү Римда Marcel Grossmann Meeting гравитацион физика өлкәсендәге халыкара конференциядә узды.

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге Россиядә БДИга караш уңай, дип саный

5 июль 2018, 19:46

Сораштыруда катнашучыларның яртысыннан артыгы Россиядә белемнәрне бәяләү системасы дөрес оештырылган, дигән фикердә.

Республика укытучылары Кукмарага һөнәри белем бирү мәсьәләләре буенча киңәшмәгә җыелды

5 июль 2018, 19:20

Пленар утырышта һөнәри белем бирү өлкәсендә уңышка ирешкән педагогларны һәм коллективларны бүләкләделәр.

2021 елга Татарстан балаларының 75 проценты сыйфатлы өстәмә белем алачак

5 июль 2018, 12:24

Кукмарада узган секция утырышында республикада балаларга өстәмә белем бирү һәм аны үстерү юллары хакында фикер алыштылар.

Әлмәт яшьләрен эшкә чакырдылар

5 июль 2018, 05:00

Әлеге уку йорты студентлары 60 процент вакытларын заманча югары технологияле җиһазларда эшкә өйрәнеп уздыра.

Азнакай һөнәр көллиятен тәмамлаган кызлар авылда калырга теләк белдермиләр

5 июль 2018, 02:00

Азнакай һөнәр көллиятен 154 студент тәмамлады.

Чүпрәледә яшь белгечләр дипломлы булды

5 июль 2018, 01:00

Шушы көннәрдә биредә дүрт ел дәвамында белем алган 40 студент өч белгечлек буенча дипломнар алды.

Россиядә алты меңнән артык укучы БДИда 100 балл җыйган

4 июль 2018, 14:11

Быел иң популяр предметлар җәмгыять белеме һәм физика булган.

Ә.Закирҗанов КФУда татар теле, әдәбияты буенча махсус институт булырга тиеш дип саный

4 июль 2018, 08:51

Ул татар филологиясенең Лев Толстой исемен йөртүче Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты эчендә генә булуы белән килешеп бетмәвен әйтте.

Кукмарада мәктәпне тәмамлаган 217 егет һәм кыз "Чыгарылыш кичәсе"нә җыйналды

4 июль 2018, 08:00

51 укучы Мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнде.

Балтач районының 2018 нче елгы чыгарылыш кичәсе район мәдәният йортында үтте

4 июль 2018, 03:00

ЮДИда югары балл җыючылар Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Мәскәү укучысы дүрт БДИны йөзәр баллга тапшырган

3 июль 2018, 18:31

Россия Мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте биредә “шаккатырлык” әйбер күрми.

КФУда Лев Толстой елының рәсми ачылыш тантанасы узды

3 июль 2018, 16:00

Толстой елында Татарстанда, аерым алганда КФУда, һәм Татарстаннан читтә 50ләп чара үткәрелгән.

Россия мәктәпләрендә кешеләрне тану системасын гамәлгә кертергә җыеналар

3 июль 2018, 11:46

Системаның төп максаты – куркынычсызлык. Ул видеоидентификация системасы аша контрольдә тотылачак, дип искәртә Ольга Васильева.

Азнакай һөнәр көллиятен 154 укучы тәмамлады

3 июль 2018, 03:00

Балалар иҗат үзәгендә Лениногорск политехника көллиятенең Азнакай филиалын тәмамлаучылар өчен чыгарылыш кичәсе узды.

“Урал батыр” конкурсында биш укучы 4500 юллык дастанны тулысынча яттан сөйләгән

2 июль 2018, 20:37

Башкортстанда 20нче тапкыр уздырылган әкиятчеләр һәм дастан сөйләүчеләр конкурсында барлыгы 48 ялгыз башкаручы һәм 20 фольклор коллективы катнашкан.

Суднолар модельләштерү буенча Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчеләре билгеле

2 июль 2018, 20:18

Татарстан җыелма командасында Алексеевск, Саба, Әлмәт районнарыннан һәм Казаннан 4 укучы катнашкан, алар төрле номинацияләрдә барлыгы 9 җиңү яулаган.
  7 июль 2018  

Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10