ТР Мәгарифне үстерү институты “Яңа Европа проекты” кысаларында халыкара белем арттыру курслары оештыра

Курслар институтның югары һәм урта һөнәри уку йортлары кафедрасы профессорлары һәм укытучылары, диплом алганнан соң белем эстәү институтлары белгечләре, практик психологлар өчен каралган

(Казан, 31 декабрь, “Татар-информ”). ТР Мәгарифне үстерү институты “Яңа Европа проекты” кысаларында 2011 елның 24 гыйвареннан 4 февральгә кадәр “Психологияне укытуның Көнчыгыш Европа һәм Көнбатыш Европа концепциясе: мәдәниара диалог һәм гасыр низагымы?” дип аталган II халыкара белем арттыру курслары оештыра.

Курслар институтның югары һәм урта һөнәри уку йортлары кафедрасы профессорлары һәм укытучылары, диплом алганнан соң белем эстәү институтлары белгечләре, практик психологлар өчен каралган.

Курслар тәмамлаучыларга белем арттыру турында дәүләт таныклыгы бирелә, дип хәбәр итә Мәгарифне үстерү институтының рәсми сайты.