Педагогик хезмәткәрләрнең аттестация узу тәртибе үзгәрә

Билгеле булганча, аттестацияне биш елга бер тапкыр беренче яки югары категориягә ия булмаган педагоглар үтә

(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”). 2011 елның 1 гыйнвареннан дәүләт һәм муниципаль белем бирү учреждениеләренең педагогик хезмәткәрләренең аттестация узу тәртибе үзгәрә.

Билгеле булганча, аттестацияне биш елга бер тапкыр беренче яки югары категориягә ия булмаган педагоглар үтә.
Ике елдан кимрәк эшләгән педагоглар, авырлы хатыннар, өч яшькә кадәр кадәр бала тәрбияләү буенча ялда булган укытучылар аттестация үтми. Алар ялдан чыккач, ике елдан соң гына аттестация уза ала.

Аттестация узуга кагылышлы документлар белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин.