news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Актаныш гимназиясе эшчәнлеге белән танышты

Очрашуда республика мәгарифендә үрнәк буларак тәкъдим ителгән алымнар, эш тәҗрибәсе тәкъдим ителде.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Актаныш гимназиясе эшчәнлеге белән танышты
Актаныш муниципаль районы матбугат хезмәте

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Бүген, 31 октябрьдә Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов Актанышка эш сәфәре белән килде. Бу турыда Актаныш муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Актаныш гимназиясендә ул укыту һәм тәрбия барышында тудырылган милли мохит, ирешелгән уңышлар, матди-техник база белән танышты.

Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов, гимназия директоры Рузилә Гарипова республика мәгарифендә үрнәк буларак тәкъдим ителгән алымнар, эш тәҗрибәсен тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100