Фәннәр академиясендә “XX гасырның мәшһүр мөселман галимнәре” исемле китап тәкъдим ителде

Бу исем астында Йолдыз Хәлиуллинның Пакистан галиме Абдус Салам турында инде 5 китабы дөнья күрде.

(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Татарстан Республикасының Фәннәр академиясендә галим Йолдыз Хәлиуллинның “XX гасырның мәшһүр мөселман галимнәре” исемле китабын тәкъдим итү кичәсе узды. “Татар-информ” хәбәрчесе дә китапны тәкъдим итү кичәсендә катнашты.

Йолдыз Хәлиуллинның “XX гасырның мәшһүр мөселман галимнәре” исемле китаплары Нобель премиясе лауреаты Абдус Саламга багышлана. Әмма соңгы 10 елда Абдус Саламга багышланган 5 китаптан бер ай элек нәшер ителгәне тагын ике бөек Пакистан галимнәре турында очерклар өстәлү белән аерылып тора.

Китапта Нобель премиясе лауреаты, бөек Пакистан галиме Абдус Салам һәм аның якын дуслары, якташлары Зәфрулла Хан һәм Мөзәффар Әхмәдның тормышы һәм эшчәнлеге сурәтләнә.

Китапның авторы тәкъдим итү кичәсендә укучыларга һәм килгән кунакларга Абдус Саламның эшчәнлеген искә төшерде һәм китапларның язылу тарихы белән таныштырып китте.

“Абдус Салам соңгы 25 ел дәвамында табигый фәннәр буенча Нобель премиясе лауреаты исемен яулаган бердәнбер физик. Аның турындагы беренче китабым 2006 елда Мәскәүдә нәшер ителгән иде. 2008 елда Татарстанның Фәннәр Академиясе белән китап эшен дәвам итәргә булдык. “XX гасырның мәшһүр мөселман галимнәре”нең өченче китабы инглиз телендә язылды. Бу китапны тәкъдим итәргә Лондон университетында чакырдылар, чөнки Абдус Салам 40 ел дәвамында анда теоретик физика кафедрасы җитәкчесе булып эшләгән. Аның бөеклеге үсештә булган мөселман илләренә ярдәме белән билгеләнә. Ул Италиядә теоретик физика үзәге оештырды һәм университет аша 100 мең галим узды. Анда Абдус Салам чакыруы белән 50 гә якын Россия галиме килде”, - дип сөйләде китап авторы.

Йолдыз Халиуллин сүзләренчә, Абдус Салам мөселманнар арасында һәм, гомумән, бөтен дөньяның иң мәшһүр галиме.

“Абдус Салам үзенә тартып торучы бөек шәхес. Ул дөньяның 47 милли академиясе мактаулы вәкиле булып санала, дөньяның 5 континентында 53 университетында мактаулы доктор исемен алды. Андый галимнәр мөселманнар арасында гына түгел, ә дөньяда юк”, - диде Йолдыз Хәлиуллин.

Мөхәммәд Абдус Салам – Пакистан физик-теоретигы, 1979 елның (Шелдон Глэшоу, Стивен Вайнберг белән берлектә) Нобель премиясе лауреаты. Галим исеме белән Италиянең Триесте шәһәрендә Халыкара теоретик физика үзәге аталган.

Йолдыз Хәлиуллин Мәскәү дәүләт халыкара багланышлар институты һәм тышкы эшләр министрлыгының дипломатик академиясен тәмамлый. Ул 40 ел буе СССР һәм Россиянең тышкы эшләр министрлыгында абруйлы урынны алып тора.