Дөньядагы абруйлы университетлар саны буенча Төркия җиденче урында

URAP фәнни тикшеренү лабораториясенә кергән 2500 университет дөньядагы барлык югары уку йортларының 12 процентын тәшкил итә.

(Казан, 31 октябрь, "Татар-информ"). Төркия дөньядагы абруйлы университетлар саны буенча җиденче урынны тота. URAPка кергән 2500 университет дөньядагы барлык югары уку йортларының 12 процентын тәшкил итә. Бу хакта “Анадолу” агентлыгы хәбәр итә.

Абруйлы югары уку йортлары рейтингына Төркиянең 86 университеты кергән.

Төркиядән соң исемлектә Бразилия, Көньяк Корея, Германия, Италия, Испания, Тайвань, Польша, Канада һәм Австралия тора.

"Анадолу" агентлыгына URAP башлыгы, профессор Урал Акбулут хәбәр итүенчә, рейтинг ачык һәм ышанычлы чыганаклар нигезендә төзелгән .
URAP җитәкчесе җиткерүенчә, Төркия, дөньяның башка илләренә караганда, университет белеме бирүгә зур әһәмият бирә.

“Кызыксыну гаять зур булганга, без гел яңа университетлар ачабыз. Абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре безнең яңа булдырылган университетлар рейтингын күзәтеп баралар. Инде сан буенча 200гә җиткән университетлар фәнни басмалар санын үстерүгә зур тырышлык куя”, - дип җиткерә Акбулут.