Чирмешән районында этнографик диктантны сәнгать мәктәбендә язачаклар

3 ноябрь көнне Чирмешән дә “Зур этнографик диктант” акциясенә кушылачак.

(Чирмешән, 30 октябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров).  3 ноябрь көнне Чирмешән дә “Зур этнографик диктант” акциясенә кушылачак, ул балалар сәнгать мәктәбендә оештырыла, дип яза җирле басма.

Халык бердәмлеге көне алдыннан булачак әлеге чара быел 85 төбәктә уза. Диктант язуда теләге булган һәркемгә катнашырга мөмкинлек бар. Аның өчен теләсә кайсы төбәктә диктант уздырылачак урынга яисә Чит илдәге хезмәттәшлек буенча федераль оешма вәкиллегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Адресларны www.miretno.ru, www.fadn.gov.ru сайтларыннан «Большой этнографический диктант» дип табып була.

Нәтиҗә 12 декабрьдә, Россия Конституциясе көнендә ясала.