Мәгариф министрлыгында уку елын башлау, кайнар туклану буенча кайнар элемтә эшли

Сыйныф җитәкчелеге өчен түләү буенча сораулар өчен дә кайнар элемтә номеры ачылды.

(Казан, 31 август, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында уку елын башлау, кайнар туклану һәм класс җитәкчелеге өчен түләү мәсьәләләре буенча кайнар элемтә эшли. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Уку елы башлану мәсьәләләре буенча: (843) 294-95-04

Кайнар туклану: 7 (843) 294-95-70

Сыйныф җитәкчелеге өчен түләү буенча: 7 (843) 294-95-21

Кайнар элемтә эш көннәрендә 09:00 дән 18:00 гә кадәр эшли.

Россия Мәгариф министрлыгында да шулай ук кайнар элемтә эшли башлады. Консультацияләр тәүлек буе 8-800-200-91-85 телефоны буенча уздырыла.