Татар галиме Россия фәннәр академиясен җитәкләргә мөмкин

Министрлар Кабинеты Россия фәннәр академиясе президенты вазифасына биш кандидатураны хуплаган.

(Казан, 31 август, “Татар-информ”). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Россия фәннәр академиясе президенты вазифасына кандидатлар тәкъдим итү турындагы боерыкны имзалаган. Бу хакта бүген Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте җиткерде, дип яза ТАСС агентлыгы.

Кандидатлар исемлегенә авиация материаллары буенча Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты генераль директоры Евгений Каблов, молекуляр электроника буенча Фәнни-тикшеренү институты генераль директоры Геннадий Красников, П.П.Ширшов исемендәге Океанология институтының фәнни җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкаручы татар галиме Роберт Нигматулин, Россия фундаменталь тикшеренүләр фонды советы рәисе Владислав Панченко һәм "Россия фәннәр академиясенең гамәли физика институты" федераль тикшеренү үзәге директоры Александр Сергеев кергән.