Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Куба Республикасы делегациясе белән очрашты

Киләчәктә әлеге ил белән фән өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу күздә тотыла

(Казан, 31 март, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Куба Республикасының Дәүләт Советының фәнни киңәшчесе Фидель Кастро Диас-Баларт һәм Куба Республикасының Россиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле вәкиле Эмилио Лосада Гарсия җитәкчелегендәге Куба Республикасы делегациясе белән очрашты.

Казанга эш сәфәре кысаларында кунаклар шулай ук ТР Фәннәр академиясе җитәкчелеге белән очрашты, “КАИ-Лазер” һәм “КАИ-композит” инжиниринг үзәкләрендә, “Идея” технопаркында һәм ТР Нанотехнологияләр үзәгендә булды.

Сәфәр барышында ТР Фәннәр академиясе һәм Кубаның тиңдәш дәүләт органнары арасында килешү төзү турында сүз булды. Киләчәктә шулай ук инжиниринг үзәкләре булдыру һәм интеллектуаль милек базарын үстерү буенча тәҗрибә уртаклашу; уртак фәнни тикшеренүләр оештыру; югары технологияле авыл хуҗалыгы, табигатьтән рациональ файдалану, сәламәтлек саклау, химик продукциянең яңа төрләрен җитештерү өлкәсендә уртак эшчәнлек алып бару күздә тотыла.

Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрылыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.