Казан фән үзәгендә - Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе турында

Казан фән үзәге рәисе Олег Синяшин сүзләренчә, тәкүдим ителә торган юнәлешләр әле проект хәлендә генә, концепцияне тулыландырырга мөмкин

(Казан, 30 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Россия Фәннәр академиясенең Казан фән үзәгендә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында үткәрелергә мөмкин булган фәнни тикшеренүләр турында фикер алыштылар.

Казан фән үзәге рәисе Олег Синяшин сүзләренчә, тәкүдим ителә торган юнәлешләр әле проект хәлендә генә, концепцияне тулыландырырга мөмкин. Ул шулай ук әлеге юнәлешләр буенча аерым программалар эшләнәчәген хәбәр итте. Проектның кайбер юнәлешләре галимнәрдә кайнар бәхәсләр уятты.

Нәтиҗәдә әлеге документны, Президиум әгъзалары фикерләрен исәпкә алып, эшләп бетерергә дигән карар кабул ителде.