news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә «Мин — яшь хәрәкәт инспекторы» акциясе үткәрелде

Акциянең максаты - юл һәлакәтләрен киметү.

(Әлмәт, 30 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәтнең 7 нче мәктәбендә «Мин — яшь хәрәкәт инспекторы» акциясе үткәрделәр. Анда мәптәпнең яшь инспекторлары катнашты. Бу хакта район газетасы яза.

Акциянең максаты - юл һәлакәтләрен киметү.

ЮХИДИ хезмәткәрләре үткәргән викторина вакытында укучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр. 

Балалар, командаларга бүленеп, тематик конкурста катнаштылар, табышмаклар чишеп, сорауларга җавап бирделәр. Соңыннан акциядә катнашучылар урамга чыгып, машина йөртүчеләргә юл йөрү кагыйдәләренең куркыныч сәбәпләргә китерүен аңлаткан билгеләр таратты, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100