Мәскәү дәүләт университеты ректоры үз вазифасында калачак

Виктор Садовничий ректор вазифасыннан китә дигән хәбәрләр чыккан иде.

(Казан, 30 октябрь, "Татар-информ"). Михаил Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты ректоры Виктор Садовничий университетны җитәкләвен дәвам итәчәк. Бу турыда Россия Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песковка сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Дмитрий Песков сүзләренчә, Владимир Путин белән Виктор Садовничий очрашканда агымдагы эшләр барышы турында сөйләшкән.

"Мәскәү дәүләт университетының киләчәктәге үсеше турында планнар турында фикер алыштылар. Садовничий университетта җитәкчелеген дәвам итә", - дигән Песков "Мәскәү" радиостанциясенә.

Моңа кадәр "Ведомости" газетасы Кремльдәге чыганагына сылтама белән Виктор Садовничий ректор вазифасыннан китә ел азагына кадәр дип язган иде.