Физик-теоретик Илдус Нуруллин: Милли тамырлар галимнең фикерләү сәләтенә йогынты ясый

Актаныш районының Такталачык авылында туып үскән, хәзер Мәскәүдә яшәүче галим фикеренчә, дин белән фәнне артык якыйнайтырга ярамый.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина). Россиядә һәм чит илләрдә билгеле татар галиме, бүгенге көндә Мәскәүдә яшәүче физик-теоретик Илдус Нуруллин, нинди юнәлешне өйрәнүенә карамастан, галимнең фикерләвенә милли тамырлары һәм милли фикерләү сәләте йогынты ясый дип саный.

«Физика, дөнья төзелеше, эволюция кебек фәнни әйберләр турында сөйләгәндә милли компонентның роле юк кебек. Шул ук вакытта галим милли фикерләү сәләтеннән дә кача алмый. Зур уңышларга ирешкән галимнәр дә балачак әкиятләре, халык мифлары, дине, үз милләтенә генә кагылышлы ниндидер ышанулар тәэсирендә яши. Милли һәм мәдәни үзенчәлекләр фәнни ачышларга йогынты ясамыйча калмый», — ди галим «Интертат» сайтына интервьюда.  

Актаныш районының Такталачык авылында туып үскән Илдус Нуруллин үзенең Ислам дине кануннары буенча яшәгән гаиләдә тәрбияләнүен әйтте. Әбисенең намаз укыганы, Аллаһы Тәгаләнең кодрәте турында сөйләгәннәре гомерлеккә күңелендә сакланачагын белдерде. Әмма галим фикеренчә, дин белән фәнне артык якыйнайтырга, дингә нигезләнеп, аннан фәнни законнар чыгарырга ярамый.

«Дин һәм фән арасындагы үзара мөнәсәбәтләр конфликт өчен сәбәп тудырмый, алар арасында диалог булырга тиеш. Чөнки дин ул — борынгы традиция. Аңа тарихи хөрмәт белән карарга кирәк. Ләкин бу аннан физик законнар алырга була дигәнне аңлатмый», — дип белдерде ул.