news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Теләче районында «Үсеш ноктасы» белем бирү үзәге эшли башлый

Үзәк урта мәктәбе «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә куелган.

Теләче районында «Үсеш ноктасы» белем бирү үзәге эшли башлый
Эльмира Әхмәтҗанова

(Теләче, 30 сентябрь, «Татар-информ», «Теләче-информ», Эльмира Котдусова). Бу көннәрдә Теләче районы Үзәк мәктәбендә «Үсеш ноктасы» белем бирү үзәге ачылу тантанасы узды. Чарада Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов һәм аның урынбасарлары катнашты. Бу турыда район матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәктәптә технология, информатика, тормыш куркынычсызлыгын саклау, шахмат мәйданчыгы һәм башка кабинетлар җиһазланган. «Үсеш ноктасы» проекты ярдәмендә югары технологияле кабинетлар һәм үз-үзеңне үстерү зоналары ачылу, укыту һәм тәрбия эшендә яңа ысуллар кертү өчен шартлар тудырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100