Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарада капиталь төзекләндерелгән «Чулпан» балалар бакчасы ачылды
Бакчада барлыгы 140 сабый тәрбияләнә.
(Кукмара, 30 сентябрь, «Татар-инфлорм», «Хезмәт даны», Ризилә Корбанова). Кукмарада капиталь төзекләндерелгән «Чулпан» балалар бакчасы кабат үзенең ишекләрен ачты. Ул мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау һәм «Уңайлы мохит» республика программалары буенча төзекләндерелгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Балалар бакчасы коллективы, әти-әниләр, сабыйларның шатлыкларын уртаклашырга район башлыгы Сергей Димитриев, ремонт эшләрен башкарган «Домострой» оешмасы җитәкчесе Азат Нәбиев һәм башкалар килгән иде.
Кунакларны бакча «хуҗалары» — балалар җыр-бию, шигырьләр белән каршы алды. Район башлыгы да буш кул белән генә килмәгән иде, ул бакчага 300 мең сумлык сертификат бүләк итте.
«Чулпан» — районда бердәнбер катнаш төрдәге балалар бакчасы, шуңа күрә биредә ике инклюзия төркеме оештырылган. Бакчада барлыгы 140 сабый тәрбияләнә.
«Ремонт эшләре язын, апрель айларында башланды. Төзелеш оешмасы эшчеләренең хезмәтеннән канәгать, җитәкчеләре дә — җайлы, итагатьле, олы йөрәкле кеше. Аларның тырышлыгы белән шундый якты, матур, иң мөһиме — куркынычсыз, тулысынча уңайлы мохит булдырылган бакча барлыкка килде. Капиталь ремонт барышында төзүчеләр кулы тимәгән бер генә почмак та калмады. Бинага — 37 ел, нәкъ менә октябрь башында аның туган көне. Шул уңайдан зур бүләк бу», — диде «Чулпан» балалар бакчасы мөдире Ландыш Идиятуллина.
Җәй айларында бакча коллективына да эш җитәрлек булган: территорияләрен җыештырганнар, буяганнар, чәчәкләр үстергәннәр. Хезмәтләренең нәтиҗәсе дә күз алдында: бар җирдә тәртип, чисталык хөкем сөрә, әйләнә-тирәне аллы-гөлле чәчкәләр бизи.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз