Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чүпрәле районында «Үсеш ноктасы» ачылышында роботларның ничек эшләвен күрсәттеләр
Үзәк «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында ачылган.
(Чүпрәле, 30 сентябрь, «Татар-информ», «Туган як», Гөлия Фәизова). Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбендә «Үсеш ноктасы» үзәген ачу тантанасы булды. Киләсе елга шундый үзәкләр районның дүрт мәктәбендә ачу планлаштырыла. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында агымдагы елның сентябрендә бөтен Россия буенча 2951 һәм гуманитар профильле мәгариф үзәге ачылды. «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында авыл җирендә һәм кече шәһәрләрдә 27 000 мәктәп заманча җиһазлар белән җиһазландырылачак.
«Үсеш ноктасы» ачылу белән укучыларны һәм укытучыларны Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов котлады. Ул укучыларга иҗади эзләнүләрдә зур уңышларга ирешүләрен теләде. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Халитов та үзәкнең эшчәнлеге укучыларның төрле яктан сәләтләрен ачарга ярдәм итәчәгенә ышанычын белдерде.
Кунакларга «Үсеш ноктасы» үзәге кабинетлары буйлап сәяхәт уздырдылар һәм аның түгәрәкләре эше турында сөйләделәр.
«Үсеш ноктасы» үзәген ачу кысаларында укытучылар мастер-класслар әзерләгәннәр иде, анда роботларның, квадрокоптерларның, 3 D принтерның ничек эшләвен күрергә мөмкин иде.
Узган ел мондый үзәк Иске Чүпрәле 1нче урта мәктәбендә барлыкка килде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз