“Татарча да яхшы бел – VIII” укыту-методик комплексы белән эшләүчеләр өчен курслар башлана

2007-2008 уку елында бу методика белән татар телен 108 мәктәптә 3753 бала өйрәнгән
(Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). 1 октябрьдә ТР Мәгарифне үстерү институтында “Татарча да яхшы бел – VIII” дип аталган укыту-методик комплексы (авторы Розалия Нигъмәтуллина) белән эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен семинар-практикум башлана.
Институттан алынган хәбәрләргә караганда, 16 сәгатькә исәпләнгән семинар-практикум 3 октябрьгә кадәр Казанда уза. Анда “Татарча да яхшы бел – VIII” дип аталган укыту-методик комплексы белән эшләү буенча тәҗрибә эшчәнлегенең дүртенче елына бурычлар куелачак. Билгеле булганча, тәҗрибә эше Татарстан мәктәпләренә 2005-2006 уку елыннан башлап кертелгән иде. 2007-2008 уку елында бу методика белән татар телен 108 мәктәптә 3753 бала өйрәнгән.
Семинар-практикум вакытында эш дәфтәрләре һәм күнегүләр җыентыкларын сатуны оештыру көтелә.